Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ленино авылының тырыш эшмәкәрләре – һәркемгә үрнәк

Бүген Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан эшмәкәрләр Ольга белән Алексей Трондиннар, Светлана һәм Михаил Авджяннар гаиләләре турында сүз барачак.

Алар бик зур, файдалы һәм ару эш белән шөгыльләнәләр. Карендәшләребез ярдәме белән, Ленино авылы гына түгел, район халкы да эш белән тәэмин ителгән.

Светлана белән Ольга Ленино авылында туганнар, икесе дә югары белемле. Әти-әниләре – Митрюхиннар. Әниләре Раиса Константиновна Ленино мәдәният йорты директоры булып эшләгән. Әтиләре Тихон Иванович ГАИ инспекторы, участковый булган, Яңа Чишмә полициясенең дежур бүлегендә эшләгән.

Светлана һәм Ольга 2010 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганнар. Алар бу эшкә ирләре белән бергә тотынганнар.

Михаил Абхазиядә эшче гаиләсендә туган, югары белемле. Ольганың ире Алексей да югары белемгә ия.

2010 елның 14 ноябрендә бу ике гаилә уртак «Уют» кафе-кибетен ачкан. Бу – аларның гаилә бизнесы. Андагы хезмәткәрләр, үзләрен эшле иткәннәре өчен, бу эшмәкәрләргә рәхмәтле.

Алексей Николаевич һәм Ольга Тихоновна гаиләсе –  иманлы, балаларны православие традицияләре буенча тәрбиялиләр. Алар иганәчелек һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Район чараларына һәм Ленино авылын, Изге Димитрий Солунский храмын төзекләндерүгә күп акча күчергәннәр.

Махсус хәрби операциядәгеләргә дә Трондиннар һәм Авджяннар гаиләләре зур ярдәм күрсәтә. Ольга Трондина күпләгән окоп шәмнәре ясап, СВО зонасына җибәргән. Аңа әнисе, әбисе һәм сеңлесе Светлана ярдәм иткән. Гаиләләр акчалата да, гуманитар йөк белән дә булышалар. Алексей Николаевич бик еш кына СВО зонасына гуманитар ярдәм илтә: тепловизорлар, генераторлар, медицина кирәк-ярагы һәм башкалар. Депутат буларак та, ул районга һәм авылга ярдәм итү белән бергә, карт кешеләргә азык-төлек белән дә ярдәм итә.

Аларның гаилә тормышына – 20 елга якын. Уллары Артем быел – Яр Чаллының 26нчы гимназиясен тәмамлый. Максималь балл җыеп, урта махсус белем турында аттестат алды. Быел аңа бокс буенча Россия спорт остасы исеме бирелде. Ул – бокс буенча Татарстан беренчелегендә биш тапкыр җиңүче, бокс буенча дөнья чемпионы Хаматов призларына Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе. Быел ул үз авырлык категориясендә Россиянең иң көчле сигез боксчысы исемлегенә керде һәм Россия җыелма командасының резерв составына кертелде. Кызлары Арина 8нче класска күчте. Яхшы укый, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, бисердан сумкалар, бизәнү әйберләре ясый, сәнгать мәктәбенә йөри. Аның хоббие – десертлар пешерү: тортлар, чизкейклар, синабоннар, моти.

Авджяннар гаиләсе районга да, авылга да, шулай ук, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дә күрсәтә. Михаил – интернационалист-сугышчы, Әфганстанда хезмәт иткән. Берничә бүләге бар: «За отвагу», «От благодарного афганского народа» һәм унбиш юбилей медале. Быел Михаил Месропович Яр Чаллы шәһәрендә боксны үстерү департаменты җитәкчесе итеп билгеләнде. Михаил белән Светлананың улы Эдуард – Россия спорт остасы, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендәге «Панкратион» балалар спорт клубында бокс тренеры булып эшли. Хатыны Мария белән бергә Эдгар исемле ул тәрбиялиләр.

Авджяннарның кызы Маргарита – табиб-офтальмолог, гаиләсе белән Мәскәүдә яши һәм эшли. Тормыш иптәше Ярослав белән Георгий исемле ул үстерәләр.

 Яковлева Татьяна Константиновна, Ленино авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев