Ленино авылы укучылары табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш кертә
Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы күл янын чүп-чардан арындырганнар.
Яңа уку елы укучыларны фән дөньясына алып кереп китсә дә, алар дәресләрдән тыш вакытларда үз авыллары, анда яшәүчеләр өчен кирәкле акцияләрдә катнашырга да вакыт табалар. Мисалга Яңа Чишмә районының Ленино авылы кызларын, малайларын китерергә була.

Көзнең кояшлы матур бер көнендә авыл эчендәге күл буен чүп-чардан чистарттылар. Бу – Ленино балаларының дәүләткүләм «Мохит иминлеге» (Экологическое благополучие) проекты кысасында оештырылган акциягә үзләреннән зур өлеш кертүе. Балаларның тырышлыгын күреп, олылар да үз авылларын, аның табигатен саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларлар.
Күл буенда ял иткәндә дә моны онытмаслар. Табигатьнең чисталыгы, матурлыгы кешенең күңелен баета.
Фото: Ленино авыл мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев