Ленино авылы укучылары «ЭкоЯз» акциясендә катнашты
Хәбәрләр

Ленино авылы укучылары «ЭкоЯз» акциясендә катнашты

1 апрельдән күп кенә мәктәп укучылары, балалар бакчалары «ЭкоЯз» акциясенә кушылдылар.

Яңа Чишмәнең Ленино урта мәктәбе укучылары да язның символы булган кошларга игътибар юнәлттеләр. Алар кошлар өчен оялар, җимлекләр әзерләделәр.

«Кошларга ярдәм ит» акциясен авыл халкы да хуплады. Александр Кондеев оныгы Саша белән бергә кош-дуслар өчен оя ясадылар. Иң мөһиме – ояларны ясаганда балаларда кошларга мәхәббәт тәрбияләнә.

Бу акциянең әһәмияте бик зур, чөнки ул безне табигать белән бергә яшәргә, аның сафлыгын һәм байлыгын сакларга өйрәтә. Кошлар – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше, алар безнең тирә-юньне матурлап кына калмый, ә файдалы эшләр дә башкаралар. Аларны яклау – безнең изге бурычыбыз.

Фотолар Светлана Питеркинадан.


Нет комментариев