Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Лена Данилованың тәүге китабы дөнья күрде

Татарстанның атказанган артисты, «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестрының солисты Елена Григорьева-Данилованың шигырьләр китабы басылып чыкты.

Елена Данилованың борынгы уен коралларында көйләр башкару осталыгын күпләр белә. Аның һәр чыгышы «Бәрмәнчек» концертларын матурлык һәм тирән мәгънә белән тутыра. Шулай ук, Елена Михайловна керәшеннәрнең халык җыруларын башкарганда да үз осталыгын күрсәтә.

«Гөргөри кияүләре +» музыкаль спектаклендә уйнаган Палый әби ролендә дә ул үзенең ихласлыгы һәм таланты белән тамашачыларның күңелен яулаган кеше.

Ә шушы көннәрдә аның Ватанга һәм халыкка мәхәббәт белән тулы шигырьләр китабы дөнья күрде. Бу хакта автор үзенең ВКонтаекте социаль челтәрендә хәбәр итте.

55 яшьлек юбилеем ничә "5"лелек булды соң әле дип уйлап утырдым да, төгәл нәтиҗә чыгарып та куйдым: "Кругом биш!" Туган-тумача, дус-иш, коллегаларымның җылы котлауларына тәүге китабымның, ниһаять, юбилеема чыгып җитүе ямь өстенә ямь булды, – дип язган автор.

Елена Григорьева-Данилованың иҗаты күпләрне сокландыра. Язылган шигырьләренең хисабы юк. Шуңа, без аңа уңышлар, киләчәктә тагын күп китаплары басылуын, иҗатының саекмавын телибез.


Фотолар Елена Григорьева-Данилованың ВКонтакте битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев