Лариса һәм Дамир Смирновлар, туй уздыру өчен, махсус сертификатка ия булдылар
Хәбәрләр

Лариса һәм Дамир Смирновлар, туй уздыру өчен, махсус сертификатка ия булдылар

Аларга 100 мең сумлык сертификат 6 октябрьдә Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсендә оештырылган тантанада тапшырылган. «Яшь парларга — грантлар» конкурсының өченче этабында барлыгы 18 пар шундый олы бүләккә ия булган.

Бу хакта безнең редакциягә Дамирның җырак әбисе — Чистай районының Югары Кондрата авылында яшәүче Нина Чалмаева хәбәр итте. 

Лейтенант Дамир Марсович Казан шәһәрендәге 17нче полиция бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегендә оперуполономоченный булып эшли, Лариса — оешмаларның берсендә икътисадчы-бухгалтер. 

Гаилә юлына аяк басучы Лариса белән Дамир һәм ике якның да әти-әнисе, Чалмаевлар гаиләсендәге йола буенча, җырак әби йортына салма ашарга җыелганнар. Җырак әбиләре Нина йортында яшьләрне, гадәт буенча, ипи-тоз белән каршы алганнар.

Ларисаның булачак каенанасы Галина яшь киленгә бал-май каптырган. Ике як туганнарның изге теләкләре белән, алар җырак әби йорты бусагасын атлап кергәннәр. Лариса ягы — рус, Дамирныкылыр керәшен җыруларын кара-каршы җырлый-җырлый, мул табында бәйрәм иткәннәр. Иң беренче итеп, табынга салма чыгарылган, аннары — керәшеннәрнең элек-электән әзерли торган туй сыйлары.

Яшь киленне үзенең каенанасы — Чистай районының Татар Талкышы авылында яшәүче Галина өенә түгел, ә Галинаның мамасы Нина йортына төшерүнең үз сере бар. Нинаның дүрт улы да Украинадагы махсус хәрби операциягә киткән. Аларның өчесе — Дамир, Артём, Марс хәзерге вакытта Ватан кушкан бурычны үтиләр. Ә кечеләре Геннадий, яраланып, Псков шәһәрендәге госпитальдә ята. Шунлыктан, бу, үзенә күрә, Нинаны борчулы уйларыннан арындырып тору да, керәшеннәргә хас булганча, олыларга ихтирам билгесе дә.

«Яшь парларга — грантлар» социаль проекты кысаларында, туй уздыру өчен 100әр мең сумлык сертификатка ия булган яшьләр арасында Лариса һәм Дамир Смирновлар — бердәнбер карендәшләребез түгел. «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, «Кряшен Чибяре» конкурсы финалисты Тамара Минова белән аның пары Айрат Кашафетдиновка да август аенда Кремльдә сертификат тапшырылган иде.

Фото шәхси архивтан


Нет комментариев