Ләке халкын юл-су сораулары борчый
Ләке авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.
Ләке авыл жирлегенә 4 авыл керә: Ләке, Дружба, Фермы Сәукле, Языково. Авыл җирлегендә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, авыл китапхәнәсе, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авыл халкына 1 шәхси сәүдә ноктасы даими хезмәт күрсәтә.
Жирлектә барлыгы 322 кеше яши. Халык җыенын җирлек башлыгы Юрий Антонов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» җитештерү комплексы җитәкчесе авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарманның 131 нче янгын-коткару часте начальнигы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнашты.
Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде — күбесенчә алар су белән тәэмин итү, юл хуҗалыгы өлкәсе буенча иделәр.
Махсус хәрби операция турында да сөйләштеләр. СВОдга киткән 11 егетнең 8е бүген дә шунда.
«Кызганычка каршы ике авылдашыбызны югалттык. Калган егетләребезгә исән-сау йореп, авылыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайту насыйп булсын. Мәктәпнең «Юнармеецлар» отряды хәрбиләрнең гаиләләрен онытмыйлар, аларга ярдәм итеп торалар. Әлеге гаиләләргә район, авыл җирлегеннән даими ярдәм оештырыла. Авылыбыз халкы СВО дагы егетләребезгә матди, материаль ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Чиркәү каршында эшләп килүче «ярдәм оешмасы» атна саен җыела», – дип сөйләдн Юрий Антонов.

Авылда җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләргә дә тукталдылар. Әлеге акча кыш көне юлларны кардан чистартуга, Фермы Сәүкле авылында зират коймасы өчен төзелеш материаллары алуга, Дружба авылы зиратында биек агачлар кисүгә, Ләке авылы Нагорная урамына таш кайтарту, тигезләу өчен тотылган.

Җирлектә ел әйләнәсе чистарту- агарту эшләре бара. Бюджет оешмалары белән берлектә өмәләр ясыап, төрле акцияләрдә катнашып торалар.
«Эшлэнгэн эшләр белән беррәттән, әле эшлисе эшләр дә күп. Урамнарында су трубаларын алыштыру, юлларны төзекләндерү һәм башкалар», – дип сүзен тәмамлады җирлек башлыгы Юрий Антонов.
Чарада күргәзмәләр эшләде, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар.

Римма Антонова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев