20 август көнне Сарман районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.
Бу чара — яңа уку елы алдыннан үткән елга нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнар кору өчен мөһим.
Быелгы киңәшмә Ләке авылы мәктәбе коллективы өчен аеруча истәлекле булды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдәге зур өлешләре өчен мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина һәм рус теле укытучысы Энҗе Әглямова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Эльмира Хәмитовна һәм Энҗе Рафаэловна үз һөнәрләренә тугры калып, озак еллар дәвамында Ләке мәктәбенең абруен күтәрү өстендә эшлиләр.
Фотолар Ләке мәктәбеннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев