Ләке мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге Светлана Лукина янында кунакта булды
Сарман районының Ләке мәктәбе укучылары «Ветеран белән - ял көннәре» акциясе кысаларында авылның хөрмәтле кешесе Светлана Ивановна Лукина янына бардылар.
“Балалар Светлана түтигә хуҗалык эшләрендә булыштылар: үрдәкләрне һәм казларны карарга ярдәм иттеләр. Бу көн бик күңелле һәм файдалы булды. Светлана Ивановна аларга йорт кошлары турында, авыл тормышының үзенчәлекләре турында кызыклы итеп сөйләде. Ул укучыларга килгәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм аларга укуларында зур уңышлар теләде.
Очрашудан соң балаларның йөзләрендә елмаю балкыды. Алар Светлана Ивановнадан бик күп яңа нәрсәләр белделәр, авыл тормышының матурлыгын күрделәр. Алар казларның ничек йөзүен, үрдәкләрнең ничек су коенуын күзәттеләр, хәтта аларга ашарга да салдылар”, – дип сөйләде мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина.
Бу очрашу укучылар өчен бик файдалы булыр. Алар өлкән буынга хөрмәт белән карарга, авыл тормышын яратырга һәм сакларга өйрәнерләр. "Ветеран белән – ял көннәре" акциясе яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, ул балаларга өлкәннәр белән аралашу, аларның тормышын өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Фотолар Ләке мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев