Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләке авыл җирлегендә Халыкара өлкәннәр көне зурлап уздырылды

Сарман районының Ләке авылында бәйрәм уңаеннан котлау өчен, түтиләр һәм дәдәйләр янына үз балалары, оныклары, туган-тумачалары җыелуын исәпкә алып, аларны Ләке мәдәният йортына 6 октябрьдә чакырдылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәният йорты директоры Римма Антонова һәм хезмәткәрләр якты йөз белән каршы алды. 

Бу көнне биредә җирлеккә караган авыллардан Ләке, Дружба һәм Сәвекле фермасы поселогында яшәүче өлкән яшьтәге түтиләр һәм дәдәйләр җыелды. Ни кызганыч, республиканың архитектура һәйкәлләре исемлегенә кергән борынгы таш чиркәве белән дан тоткан Җәзекәү авылының гына инде бәйрәмгә килерлек кешесе дә калмаган…

Мәдәният йортына җыелган олы яшьтәгеләрне Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов Өлкәннәр көне уңаеннан котлады. Залда утыручы һәр өлкән кешенең үз туган авылының нигезе, җаны булуын искәртте. Олыгайган ата-аналарның үз яннарында торучы һәм читтән кайтып йөрүче балаларын да туган авылларына бәйләп торуларын әйтеп, туган җиргә тугрылыклы булулары өчен, аларга рәхмәт белдерде.

 

Җирлек башлыгының рәхмәт сүзләренә «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбленең керәшен такмаклары ялганды. Ләке мәктәбе укучылары да сәхнәгә чыгып, нәфис сүзләре аша, залдагы әби-бабайларга үзләренең котлауларын җиткерделәр. Клуб залындагы мул табында утыручылар исә балалар чыгышын игътибар белән тыңлап, озак итеп кул чапты. Табындагы сыйлардан авыз итә-итә, керәшен җыруларын тыңлап, үзләре дә кушылып җырлап утырды өлкәннәр. Араларында керәшен көйләренә, заманча эстрада җырларына биеп алучылары да аз булмады. 

«Дошманнарга каршы» җыруы яңгыраганда өлкәннәрнең йөзләре уйчанланды. Кемнәрдер үзләренең Бөек Ватан сугышында фронт юллары аша узган бабайларын искә төшерде, икенчеләре исә тылда көнне-төнгә ялгап, җиңү таңын якынайтуга үз өлешләрен керткән әбиләрен, түтиләрен хәтерләп, күз яшьләрен сөртте. Бу җыр тәэсирендә, залдагыларның барысы да бүгенге көндә туган яктан еракта, хәрби операциядә илебез бөтенлеген саклаучы авылдашлары турында да уйлап, аларның исән-сау кайтуларын теләделәр. 

Бәйрәм табынында сыйланып, үз тормыш хәлләре турында сөйләшеп, узганнарны да искә алып, бар дөньяларын онытып ял итте, күңел ачты хәзерге вакытта Ләке авыл җирлеген бүгенебез һәм киләчәгебез белән тоташтыручы ныклы буын карендәшләребез.

Фото: Римма Антонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев