Кызыл Йолдызның күп балалы Большаковлар гаиләсе – авыл күрке
Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз авылыннан Лариса Кибякова үз авылларындагы Лидия түти һәм Ибуш дәдәй турында язды.
Хәзерге көндә Лесхозыбызда күп балалы гаилә булып чөмәрләр – Большаковлар гаиләсе тора. Ибуш дәдәй белән Лидия түти 4 бала тәрбияләп үстерделәр: Елена, Леонид, Ирина белән Марина игезәкләр. Бүгенге көндә 9 оныклары бар.
Бәйрәм көннәрендә Большаковларда бала-чага тавышыннан ишек аллары гөрләп тора. Ибуш дәдәй гөмере буе урман хуҗалыгында эшләп ялга чыксада әле эшен дәвам итә. 2018нче елда ул Татарстанның Ат казанган урманчысы исеменә лаек булды.
Лидия түти урман хуҗалыгында бухгалтериядә эшләп ялга чыкты. Бүгенге көндә бик бәхетле әби белән бабай булып яшәп яталар алар.
Клубларда үткәрелгән хәрбер кичәгә киләләр, районда алар карамаган бер генә генә концерт та калмагандыр. СВОга ярдәмнәре дә бик зур, Лида түтинең сеть үрергә бер генә дә көн килми калганы юк. Бик дус-тату, ярдәмчел гаилә алар. Берәр йомыш белән өйләренә керсәң чәй эчертмичә чыгармыйлар. Ибуш дәдәй: «Ничек инде син Лида тутаң тәмле итеп пешергән пирәмәчләр белән чәй эчмичә китәсең ди, утыр әйдә»,-дип өстәл янына кыстый. Менә шундый кунакчыл гаилә инде алар безнең.
Лариса Кибякова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев