Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыл Йолдыз халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә актив катнашалар

Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз клубында өлкән яшьтәгеләр өчен «Желанная» дип исемләнгән түгәрәк эшли.

Бу түгәрәк кысаларында ел дәвамында төрле бәйрәмнәр һәм кичәләр оештырыла. Түгәрәкнең актив катнашучылары: Татьяна Яковлева , Мария Файзуллина,Валентина Петухова, Роза Елисеева, Мария Кибякова, Лидия Большакова, Валентина Ефремова,  Лидия Захарова Нина Кузнецова.

Алар җырлап-биеп кенә калмыйча, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә дә актив катнашалар. 2025 елда алар 35 маскировка челтәре бәйләгәннәр, бу 700 метр материалны үз эченә ала. Шулай ук, алар токмач кисәләр һәм оекбашлар бәйлиләр. Клуб җитәкчесе Лариса Кибякова бу эшләре өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерә:

«Элегрәк Алан-Полян авылында клуб ремонтка ябылганчы, бу эшне шунда ук башлап җибәргән идек. Ул елларда да күп кенә челтәрләр бәйләп җибәрдек. Алан-Полянда бу эшне дәвам итә алмасалар да, өйләрдә токмач басып ярдәм итәргә тырышалар. Алан-Полян халкына да, финанс ярдәм күрсәтүче туган авылларында яшәүчеләр һәм шәһәрдә яшәүче авылдашларга да зур рәхмәт».

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев