Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кытай Россия халкы өчен визасыз режимны озайтты

Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимны 2027 елның 31 декабренә кадәр озайту карарын кабул итте, дип белдерде Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Го Цзякунь. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Дипломат билгеләп үткәнчә, карар ике ил арасында кешеләр алмашуны алга таба гадиләштерү өчен кабул ителгән. Гадәти чит ил паспортлары булган Россия гражданнары бизнес алып бару, туризм, истәлекле урыннар белән танышу, туганнары һәм дусларының хәлен белү максатыннан 30 көннән дә артык булмаган вакытка Кытайга визасыз керә ала.

Кытай Россия белән берлектә ике ил гражданнарының үзара сәфәрләренең уңайлылыгын арттыру буенча тырышлыкны дәвам итәргә әзер, дип өстәде Го Цзякунь.

Искәртеп үтәбез, Кытай 2025 елның 15 сентябреннән россиялеләр — гомумграждалык чит ил паспорты ияләре өчен сынау шарты белән 30 көнлек визасыз режим кертте. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев