Кышкы ялларда балалар белән уйный торган уеннар
Берничә уен тәкъдим итәбез. Алар кәефне дә күтәрә, ял да иттерә.
«Кем тизрәк?». Катнашучылар зур размерлы киез итекләр киеп чыршыны йөгереп әйләнеп узарга тиеш, кем беренче – шул җиңүче, чыршы төбендәге яткан бүләк аңа була.
«Иҗади конкурс». Уйный башлар алдыннан шапка эченә Яңа ел темасына карган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә тиеш.
«Бияләй». Катнашучының күзләрен бәйләп, кулына йон бияләй кидертергә. Ул кулына тоттырылган әйбернең бияләй аша тотып карап нәрсә икәнлеген аңларга тиеш. Әгәр белә алса, шул нәрсә аңа бүләккә була.
«Кар бөртекләре». Алып баручы кар бөртекләрен - йомарланган кәгазь кисәкләрен идәнгә тарата. Катнашучыларның күзләре бәйләнә һәм алар кар бөртекләрен кәрҗингә җыярга тиеш булалар. Кем күбрәк җыя, шул – җиңүче.
«Кем күбрәк?». Бер минут эчендә алдан әзерләнгән киемнәрне булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Шушы вакыт эчендә кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.
«Оч, оч». Алып баручы мамык кар бөртеген өскә ыргыта. Катнашучыларның максаты – кар бөртекләре идәнгә төшмәслек итеп өреп тору, кемнең кар бөртеге һавада озаграк тора – шул җиңүче.
«Кем өлгер?». Уенда ике кеше катнаша, аларның араларына урындык куялар,урындык өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргәннән соң кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.
«Битлек». Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп нинди битлек кигәнен белергә тиеш. Аның сорауларына «әйе», «юк» дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлек аңа бүләккә була.
«Чорныйбызмы?». Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк була. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.
«Бушатабызмы?». Әлеге уен өлгерлеккә. Һәр уенчының ике стаканы бар: берсе буш, икенчесе су белән тулык. Кем бал кашыгы белән тулык стакандагы суны бушына тизрәк күчереп бетерә, шул җиңә.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев