Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кышка әзерләнгән консервларны подвалларда саклаган өчен штраф яный

Бу хакта «Абзац» басмасы хәбәр итә.

Азык-төлекне подвалларда саклау антисанитария куркынычы тудыра: кимерүчеләр һәм бөҗәкләр консервациягә зыян китерергә мөмкин, ә температура үзгәрү һәм су басулар продуктларның бозылуын тизләтә.Моннан тыш, подваллар коммуникацияләр өчен билгеләнгән гомумйорт милке булып тора һәм склад биналары буларак файдаланыла алмый. Консервланган продуктларны рәсми рәвештә рәсмиләштерелгән шәхси келәтләрдә генә сакларга мөмкин.

«Йортта яшәүчеләр милекчеләр җыелышын үткәреп, үзгәртеп кору проектын эшләп һәм аны тиешле инстанцияләр белән килештереп, мөстәкыйль рәвештә подвалны келәтләргә үзгәртә ала, шуннан соң Росреестрда моны теркиләр», – дип искә төшерәләр басмада.

Юрист Александр Манько хәбәр иткәнчә, гомумйорт милкеннән, шул исәптән подваллардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф 2 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итә, ә торак биналарны тиешенчә файдаланмаган һәм зыян китергән өчен – 1-1,5 мең сум.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев