Кушкүлдә хәрбиләр өчен өй токмачы әзериләр
Хәбәрләр

Кушкүлдә хәрбиләр өчен өй токмачы әзериләр

Кайбыч районының Кушкүл авылы клубында СВО зонасына җибәрү өчен өй токмачы әзерлиләр. Бу эшкә Турминское авылы клубы директоры, авыл халкы да кушылган.

Хәрбиләргә ярдәм итү өчен авыл халкы берләшеп эшли. Җылы оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәре үрәләр, киемнәр тегәләр, ә кемдер финанс ярдәм күрсәтә. Кушкүллеләр исә өй токмачы әзерләгәннәр.

«Камыр басканда, хатын-кызлар аңа күңел җылысын да салалар. Үзебез баскан өй токмачлары тәмле генә түгел, ә туган як җылысын да хәтерләтә, сугышчыларыбызга көч өсти», – дип әйтә волонтерлар.

Фото: Кайбыч таңнары


Нет комментариев