Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кушкүл клубында авыл халкы спекталь куйган

Кайбыч районының Кушкүл авылында Тамара Макарованың «Огонёк на ветру» пьесасы буенча спектакльдән өзек куйганнар. Бу спектакль сугыш вакытында хатын-кызлар һәм балаларның авыр язмышлары турында.

Күренеш немецлар басып алган хуторда бара.Әни кеше, кулына күтәргән сабый баласы белән, туган йортларын калдырып китәргә дигән сигнал көтәләр. Күрше авылда немецлар бөтен авыл халкын, шул исәптән картларны, балаларны бергә җыйганнар.

Авыл өенә, эвакуациягә бара торган, эшелоннары бомбага тотылган, ике кыз керә. Аларның сөйләве буенча, бомбага тотылганда, берсе баласын югалта, ә икенчесе, сөйгән яры аңа нинди адреска хат язарга белмәгәнлге турында борчыла.

Немецлар хуторны чолгап алгач, төнлә урманга качар өчен, бер кыз, махсус, печәнлекне яндыра. Ә кечкенә баласын, үзе белән берәр нәрсә була калса дип, баласын югалткан кызка биреп калдыра.

Немецлар янгынны сүндергән арада, авыл халкы урманга кача.

Спектакльне тамашачылар күз яшьләрсез карый алмаган. Ә рольләрне башкаручы актерлар, шул заман авырлыкларын, үз күңелләре аша кичергәндәй булганнар.

Ролләрне башкарганнар: Анна Михайловна (Вераның әнисе) — Алёна Губеева, Вера (кыз) — Лилия Муллина, Любка (дус) — Луиза Коннова, Тоня (качак) — Людмила Краснова, Маша (качак) — Вера Муллина.

Кушкүл клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев