Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кушкүл авылы клубында махсус хәрби операциядәге якташлары белән очрашу булган

Кайбыч районының Кушкүл авылында махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашу үткәрелгән.

Кушкүл авылында яшәүчеләр өчен бәйрәм ялларында истәлекле вакыйга булган. Авыл клубында махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашу үткәргәннәр. Очрашу кунагы – махсус хәрби операциядәге өч бертуган егетнең берсе.

«Батыр егетебез сугыш кырыннан кыска ялга кайткан. Очрашу бик җылы һәм дусларча мохиттә узды. Кунагыбыз үзенең хәрби юлындагы истәлекләре, җиңүгә китергән катлаулы сынаулар турында сөйләде.

Катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Егетебез, авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк булган хәрби иптәшләре һәм дуслыкның кадере, үзара ярдәм турында да сөйләп үтте.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар да сугышчыбызга ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт һәм тизрәк җиңү белән туган якларына кайтуын теләделәр», – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Лилия Муллина.

Бу очрашу, һичшиксез, Кушкүл халкының күңелендә тирән эз калдырыр. Авыл халкы, үз якташының батырлыгын һәм фидакарьлеген күреп, горурлык хисләре кичергәндер.

Лилия Муллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев