Күп тырыштыгыз, инде җимешләрен татырга вакыт (йолдызнамә)
Йолдызлар ниләр юрый?
Кучкар (21 март — 20 апрель).«Әйткән сүз — аткан ук,» — диләр. Сезнең ачуыгызны чыгарырлык бик күп сәбәпләр барлыкка килер. Үзегезне кулда тотыгыз. «Кайнап» киткәндә суыныр өчен, музыка яисә бер аудиокитап тыңлый аласыз.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май).Сез һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер кеше. Ләкин кешеләр сезнең бу сыйфатыгызны артык күп кулланырга мөмкиннәр. Кешегә ярдәм итәр алдыннан, үзегезнең проблемаларыгызны чишегез, аннан башкаларына алыныгыз.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь).Сез бик күп аралашырга яратасыз. Тик кайвакытта мавыгып китеп гомумән мәгънәсез сөйләшүләргә күп вакыт сарыф итәсез, соңыннан моның өчен борчыласыз. Сөйләшү даирәсен «чистартырга» өйрәнергә кирәк.
Кысла (22 июнь — 22 июль).Соңгы вакытта сезнең тормыш атлар чабышын хәтерләтә. Бик зур конкуренция сезнең хәлегезне алырга мөмкин. Беренчелекне бирмәгез! Истә калдырыгыз: гадәттә җиңү алдыннан куллар төшә.
Арыслан (23 июль — 23 август).Көтмәгәндә яңгыр ява башласа яисә буран котырса без нишлибез? Дөрес, аның үткәнен көтәбез. Тормышта да шулай. Авырлыклар вакытлыча гына, бары сабырлык җыеп көтергә генә кирәк.
Кыз (24 август — 23 сентябрь).Шәхси тормышыгыз чәчәк атачак. Гаиләле Кызларны җылы кичләр, төне буе сөйләшеп утырулар, бүләкләр көтәчәк. Ялгыз Кызларга исә күптән ошап йөргән кеше беренче адым ясаячак.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь).Бу атнада йолдызлар сезнең юлларыгызны ачып торачак. Фатир, машина сатып алырга җыенган булсагыз, берәр яңа проект башларга җыенган булсагыз, бу сезнең өчен менә дигән вакыт. Барысы да уңышлы узачак.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь).Уңышка бару тауга менгән сыман: анда менеп җитүе авыр, ләкин анда озак вакыт тору тагын да авырырак. Кемгәдер нәрсәдер дәлиллим дип «мәтәлеп» төшүегез бар. Чит сүзләргә игьтибар итмәвегез хәерле.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь).Тормыш сезне сынап, ике юл бирәчәк: я үткән хаталарны кире кабатлау, я курыкмыйча киләчәккә атлау. Беренче юлны сайласагыз, иске тырмага кире басачаксыз. Нәтиҗәдә, алган «шешне» дәваларга вакыт бәлки?
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар).Тормышыгыз, эшләрегез матур гына, тын гына җырлап барыр. Күп тырыштыгыз, инде җимешләрен татырга вакыт. Үз-үзегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль).Эш, эш һәм тагын бер кат эш. Әйтерсең, сез эшләмәсәгез, дөньяда барысы да җимерелә. Сез робот түгел. Кешегә физик ялдан кала, рухи ял да кирәк. Туктап бераз сулыш алыгыз.
Балык (19 февраль — 20 март).Урамда да яз, өйдә дә яз, күңелдә дә яз. Яз сезгә яңа истә калырлык вакыйгалар, яңа танышулар, зур шатлыклар алып килер. Иске борчуларыгыз кар кебек эресен, ә яңа хисләр чәчәк сыман үсеп китсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев