Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Күңел җылысын алган элгәреге сандык малы

Элгәре вакытларда әбиләребез күңел җылысын берсеннән-берсе матур кул эшләренә әйләндереп, киләсе буыннарга мирас калдырган. Әлеге тастымаллар турында редакциябезгә керәшен киеме белгече Валентина Максимова юллады.

Әлеге тастымалны Мамадыш районының Колышчы авылы осталары суккан. Рәт йору вакытларында аш-суларда кунаклар алдына салына торган махсус озын тастымал. Хәзер аларны кечкенә салфеткалар алмаштырды. Элек 7-8 кешегә бер озын тастымал булган.

Хатын-кызлар үз эчендәге, күңелендәге бар матурлыкларын, җылылыгын, уй-хисләрен күбрәк шул бистәрләргә биргәннәрдер, мөгаен. Өй чүпрәкләре арасында иң матурлары, үзенә тартып торучылары, тормышта иң күп кулланылганнары шул бистәрләр бит. Ниндиләрен генә сукмаганнар, ниндиләрен генә чикмәгәннәр безнең әбиләребез. 

Гади генә итеп, буй-буй сугылган кызыл башлы бистәрләр – көндәлек бит-күз, баш-тән сөртергә дип әзерләгәннәр. Кыска гына итеп, буй-буй сукканнарын тастымал дип йөрткәннәр, алары кул, савыт-саба сөртергә, капларга әзерләнгән. Әле тагын махсус сугылган озын тастымаллар булган. Алары аш-су вакытында алга ябу өчен (кунаклар өчен) әзерләнгән.

 

Савыт саба, кул сөрту очен суккан кондәлек тастымаллар.

Хатын-кыз үзенең күңел җылысын, изге теләкләрен кулы аша шушы бистәр-тастымалларга күчереп, башкаларга җылылыгын өләшкән. Фәнни телдә әйтсәк, уңай энергиясен. Шул җылылык кешеләрне бер-берсенә якынайткан, җыйган, туплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев