Күңел җылысы һәм йола-гадәтләр көче: Башкортстанда гаилә конкурсы бара
27 апрельдә Бакалы районының балалар иҗат йортында «Ел гаиләсе» конкурсының муниципаль этабы узды.
Ул гади ярыш кына түгел, ә күңелле бер бәйрәмгә әверелгән. Сәхнәгә алты үрнәк гаилә чыккан. Алар арасында Яңа Балыклы авылыннан карендәшләребез Однодворцевлар һәм Каменевлар да бар.
«Һәр гаилә үзенең уникаль тарихы белән уртаклашты, җырлады, биеде һәм иң кадерлесе – гаилә видеоархивларын күрсәтте. Аеруча Елена Каменеваның үзе иҗат иткән җыры белән чыгышы күңелләрне күтәрде», – дип яздылар Яңа Балыклы мәдәният йортыннан.


«Ел гаиләсе — 2026» республика конкурсында Бакалы районы исеменнән чыгыш ясаячак иң яхшы гаиләне сайлап алу жюри членнарына җиңел булмагандыр. Шулай да, йомгаклар ясалган: «Спорт гаиләсе» номинациясендә Рәеповлар гаиләсе, «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә Сәләховлар, «Тәрбиягә бала алучы гаилә» номинациясендә Однодворцевлар, «Алтын гаилә» номинациясендә Плехановлар, «Ватанны саклаучы гаилә» номинациясендә Каменевлар, «Күп балалы гаилә» номинациясендә Ганиевлар җиңү яулаган.
Сүз уңаеннан, әйтеп үтәргә кирәк, Ольга һәм Владимир Однодворцевларның җиде балалары – шуларның өчесен тәрбиягә алганнар. Бу гаилә, һичшиксез, күп балалы гаиләләр арасында аерым бер урын алып тора.




Бәйрәм ахырында гаилә традицияләрен саклауга керткән өлешләре өчен һәр гаилә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.
Лера Галимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев