Хәбәрләр

Кукмарадан 5нче класс укучысы Рөстәм Кондратьев 45 блиндаж шәме ясаган

Зур Кукмара авылында яшәүче Рөстәм Кондратьевка - 11 яшь.

Ул, әти-әнисенең ярдәме белән, үз өйләрендә махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен блиндаж шәмнәре ясый. Яшүсмер парафинга интернет аша заказ биргән. Ул юлда тоткарланып озак кайткач, якын-тирә кибетләрдәге шәмнәрне дә әнисе белән сатып алганнар, авылдагы «Гараж» төркеменнән дә Рөстәмгә 5 килограмм парафин биргәннәр. Бер атна-ун көн эчендә Зур Кукмара урта мәктәбенең 5 «А» классы укучысы Рөстәм барлыгы 45 данә блиндаж шәме ясаган. Рөстәм «Гараж» төркеменә тагын биш килограмм парафинга заказ биргән.

 

Хезмәт даны


Нет комментариев