Күкмара районының Кече Чүра авылында Питрау бәйрәме узды
Бәйрәмгә Күкмара һәм күрше районнардан кунаклар җыелды
Бәйрәмдә сәнгать эшлеклеләре, фольклор ансамбльләре, авыл клублары җитәкчеләре, керәшен мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән педагоглар мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Питрау бәйрәменең визит карточкасы – «Керәшен чибәре» конкурсы. Бәйрәмдә Традиция буенча, конкурста 16-26 яшьлек, туган телләрен камил белүче, кияүгә чыкмаган кызлар катнашты.

Кызлар кыр чәчәкләреннән һәм үләннәрдән венокларны оста бәйләүләрен, матур итеп җырлау һәм биюләрен күрсәттеләр. Катнашучылар сүзләренчә, чыгышларына күптән әзерләнә башлаганнар, репетицияләргә йөргәннәр, иҗади номерлар әзерләгәннәр, үз халкының килеп чыгу тарихын өйрәнгәннәр. Быел Кече Чурада үткән Питрауда Поршур авылыннан Вероника Иванова керәшен чибәре булып танылды.
«Бераз дулкынландым. Мине якларга килгән дусларыма һәм якыннарыма бик рәхмәтлемен», – ди Вероника.





Питрауда учак өстеннән сикерү - борынгы һәм киң таралган арулану һәм саклау йоласы. элгәре утның көчле чистарту көче бар дип саналган. Ялкын аша сикергәндә, кеше ел буе җыелган начарлыкларны: авыруларны, гөнаһларны, күзне, бозымны, арыганлыкны, уңышсызлыкларны, явыз уйларны символик рәвештә "яндыра". Чурада да учак өстеннән сикерү мөмкинлеге бар иде.
«Кунаклар өчен халык кул эшләре күргәзмәләре, балалар өчен күңел ачу зонасы, кунакларда бары тик уңай хисләр уяткан концерт программасы оештырылды. Теләүчеләр халык һәм спорт чараларында, традицион йолаларда катнаша алды», – дип бәйрәм хисләре белән уртаклаштылар чуралылар.
Фото, видео: Ризилә Корбанова, Хезмэт даны
Фото: Валерий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев