Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ксения Сидорова: «Кул эшләре сабырлык, игътибар таләп итә»

Удмуртиянең Грахов районындагы Порым авылы китапханәсе хезмәткәрләре тамакса ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

Кулдан әйбер ясау – ул үзең өчен дә, башкалар өчен дә бик күркәм эш. Аеруча бизәкле әйберләр ясау, ягъни «ювелир» эше, сабырлык һәм игътибар таләп итә.

Ләкин бу эшнең матурлыгы шунда: ахырда, үз хезмәтеңнең җимешен күргәч, башкарган эшең өчен чын күңелдән горурлана аласың.

Порым авылы китапханәсе хезмәткәрләре тамакса ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

“Шушы көннәрдә без «Тәңкәләр» керәшен ансамблебез солистлары белән бергәләп, керәшен хатын-кызларының традицион бизәге булган тамакса ясау буенча осталык дәресе үткәрдек.

Тамакса – ул күкрәккә тагыла. Бу мастер-класс безгә яңа һөнәр үзләштерергә генә түгел, ә тарихыбызны, милли йолаларыбызны тирәнрәк аңларга да ярдәм итте», – дип сөйләде Порымның клуб һәм китапханә менеджеры Ксения Сидорова.

Тамаксалар элек ике-өч рәт тәңкәләрдән торган. Аны күбрәк яшь кызлар таккан. Түшлек, исә, бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Элек хатын-кызлар мондый нәрсәләрне бизәнү әйбере буларак түгел, ә саклавыч итеп кулланган. Бай хатыннары түшлек өстеннән хәтта тамакса да бәйләгәннәр. Элеккеләр начар энергиядән, күзләрдән шулай сакланганнар.. Бу – безнең йола-гадәтләребезнең бер матур чагылышы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев