Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен калык äкеятляре» («Кряшенсике народные сказки») китабы басылып чыкты

Керәшен культурасы һәм элекке язу үрнәге белән кызыксынучы барлык яшьтәге кешеләр өчен дә кызыклы китап.

Әкиятләр китабы Казан аграр университеты укытучысы, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, туган төбәкне өйрәнүче Павел Семёнов редакторлыгында чыкты. Анда Венгр галиме Габор Балинт 1871 елны Казанга сәяхәте вакытында җыйган һәм 1875 елны Будапештта бастырып чыгарган керәшен халык әкиятләре урын алган. Алар өч төркемгә туплап бирелгән: хайваннар турындагы, тылсымлы һәм көнкүрешне чагылдырган әкиятләр.

Китаптагы 30 әкиятнең һәрберсе керәшенчә һәм, шулай ук, рус теленә тәрҗемәдә бирелгән. Керәшенчә текстларның корректоры — иерей Димитрий Сизов. 

«Кряшен калык äкеятляре» иллюстрацияләргә дә бай. Аларын рәссам Дарья Конькова ясаган. 

Затлы мелованный кәгазьдә басылган бу китапны бастырып чыгару чыгымын «Медтехника» җитәкчесе Генадий Муллин, эшмәкәр Иван Кузьмин һәм керәшен духовная миссиясе күтәргән.

«Кряшен калык äкеятляре» («Кряшенсике народные сказки») китабын Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән (М.Худяков урамы, 11нче йорт) килеп алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев