«Кряшен Чибяре» конкурсында катнашу өчен 10 кыздан гариза килгән
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре» конкурсында катнашу өчен 10 кыздан гариза килгән

«Кряшен чибяре–2025» конкурсында үз көчләрен сынап карарга Татарстанның төрле шәһәр, районнарыннан 10 кыз теләк белдергән.

Конкурста катнашырга теләк белдергән кызлар – Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Мамадыш, Кайбыч, Питрәч, Менделеевск, Зәй районнарынна һәм Башкорстанның Бакалы районнарыннан.

12 июнь көнне Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә финалистлар исемлеге билгеле булачак. Шуннан соң, кызлар өчен, 3 көн дәвамында «Кряшен чибяре»-2025» конкурсының әзерлек туры узачак. 

«Әзерлек турында кызлар керәшен йолалары буенча лекция, вокал, хореография буенча мастер-классларда катнашып, «Кряшен чибяре» гимнын яздырачаклар. Оештыручылар кызларга үзләрен сәхнәдә матур итеп тоту; дөрес сөйләү; конкурска әзерлек буенча киңәшләр дә бирәчәкләр, – дип хәбәр итә оештыручылар.

«Кряшен чибяре» конкурсы турында «Туганайлар» сайтында һәм социаль челтәрдәге группаларда күзәтеп барыгыз. 

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2025» – «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә.

* * *

 «Кряшен чибяре-2024» титулын Мамадыштан Светлана Иванова яулаган иде.

Фотода  «Кряшен чибяре-2024» финалистлары, Алина Кондратьева фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев