«Кряшен чибяре – 2025» титулы иясе Ариана Кадыйрова: «Балачак хыялымны тормышка ашырганыма шат»
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре – 2025» титулы иясе Ариана Кадыйрова: «Балачак хыялымны тормышка ашырганыма шат»

Конкурсның финалы 19 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында Питрау җыенында булды. Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан Ариана Кадыйрова конкурс турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Хисләрем ташып тора. Шушы юлны лаеклы узганыма һәм балачак хыялымны тормышка ашырганыма шатмын. Кызлар белән нык якынайдык, чын дусларга әйләндек. Безне бер максат берләштерде – ул халкыбызның культурасын саклау һәм алга таба үстерү.

Мин конкурска әзерләнү белән беррәттән, консерваториягә керү имтиханнарын тапшыру белән дә шөгыльләндем, шуңа күрә башымда «бер үк вакытта барысын да башкара алмам» дигән борчулы уйлар да булды. Шулай да, бар көчемне туплап, җиңүгә ирештем, бик бәхетлемен.

 


Нет комментариев