«Кряшен чибяре-2025» конкурсының әзерлек этаплары башланды
Бүген,12 июнь көнне, республикакүләм «Кряшен чибяре-2025» конкурсының әзерлек этаплары башланып китә.
Иң башта чибәрләр Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә җыелды. Аларны «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков бәйгене үткәрү һәм әзерлек этабының тәртибе белән таныштырды.
«Конкурста катнашырга теләк белдереп, бүген монда килгәнсез икән, димәк сез инде зур адым ясагансыз. 4 көн дәвамында бергәләп әзерләнербез» – дип сәламләде Игорь.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова кызларны кыскача гына конкурсның тарихы белән таныштырды:
«Конкурс төрле этаплар үтте. Беренче елларны Питрау мәйданында, кызлар сәхнә янына килеп «мин катнашып карыйм әле» дип чыгалар иде. Елдан-ел конкурс үсте. Хәзер алар алдан әзерлек этаплары узалар.
«Кряшен Чибяре» титулына ия булган кыз, ел буе керәшеннәрнең йөзе булып тора. Ул төрле җыеннарда, «Айбагыр» лагерендә, чараларда кунакларны каршы алганда катнаша.
Элек, җиңүче таҗы ел саен күчеп барса, соңгы елларны һәр чибәр үз коронасын ала. Уңышлар сезгә, кызлар!», - дип теләкләрен җиткерде Людмила Даниловна.

Билгеле булганча, конкурста төрле номинацияләр бар. Шуларның берсе – «Online Кряшен Чибяре». Финалистлар өчен «Туганайлар» сайтында тавыш биреп, әлеге номинациядә җиңүчене билгелиләр. Бу турыда «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина сөйләде.
«Туганайлар» сайтында, группаларында һәрберегез белән таныштырып барачакбыз. Аны күреп, башка матбугат чаралары да сезнең турында яза башлый. «Online Кряшен Чибяре» номинациясен билгеләү - конкурсның иң мавыктыргыч чагы. Анда «ажиотаж» башлана. Әлеге «голосование» турындагы мәгълүмат бөтен җиргә тарала. Номинациядә җиңүчене «халык мәхәбәтен яулаган кыз» дип тә әйтәләр. Чөнки алар сезнең сәләтләрегезне дә белеп бетерми, ә тышкы матурлыгыгызга карап сайлыйлар», – дип сөйләде.


Бүгеннән кызларның финалга әзерлек этаплары башланып китә. Иннополис шәһәрчегендә 4 көн дәвамында төрле мастер-класслар, фотосессия, «Кряшен чибяре» гимнын яздыру һәм башкалар көтелә.
Тиздән, финалистларның һәркайсы белән сезне дә таныштырырбыз. «Туганайлар» сайтын күзәтеп барыгыз.

* * *
Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2025» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев