Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2025» финалисты: Лиана Маркова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.

Быел конкурсның финалында алты кыз катнашып, «Кряшен Чибяре» титулына ия булу өчен көч сынашачаклар. Алар Мамадыш, Питрәч, Кайбыч районнарыннан, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре-2025» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — ЛИАНА МАРКОВА.

Туган көне: 26 май, 26 яшь.
Кайдан: Башкортстан республикасының Бакалы районыннан.
Уку/эш урыны: Уфада, «Балалар һәм диетик туклану үзәге» муниципаль автономлы учреждениесендә эшли.
Тормыш девизы: һәр мизгелнең кадерен белергә, тормыштагы барлык хәлләрне дә тиешенчә, тыныч күңел белән кабул итәргә. Үзеңә карата ничек булуларын теләсәң, башкаларга карата да шундый яхшы мөнәсәбәттә бул.
Хобби: бию, йога, сәяхәт итү.
Ни өчен конкурста катнаша: үзебезнең бай культураны ныклап өйрәнү, керәшен яшьләре белән танышу, үземдә керәшенлекне арттыру.
Хыялы: конкурста җиңеп, Башкортостанга «Кряшен Чибяре» таҗын алып кайтучы беренче керәшен кызы булу.
Матурлык ул...: чибәрлек дип әйтүгә уема «күңеле белән матур кеше – чын чибәр» дигән сүзләр килә. Кеше ихлас күңелле, игелекле һәм көнче булмаса, аның күңел матурлыгы шунда ук күзгә ташлана. Шушы сыйфатлардан башка, бары тышкы кыяфәтнең генә матур булуы чибәрлек түгел әле ул.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Җаным белән үзем омтыла торган урын. Авылым, өебез… Анда мине һәрчак көтәләр. Ватан ул – ыру тамырларым, гаиләбез, андагы традицияләр һәм йолалар, тарихыбыз. Ватан ул – яңа гына чабылган үлән исе, яңгыр шавы, әнием пешергән тәмле пироглары. Ватан ул – үзем сөйләшә торган туган телем; бай мирасыбызны, фольклорны үз эченә алган культурабыз.

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак

Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев