Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2025» финалисты: Кристина Грибакова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштыра башлыйбыз.

Быел конкурсның финалында алты кыз катнашып, «Кряшен Чибяре» титулына ия булу өчен көч сынашачаклар. Алар Мамадыш, Питрәч, Кайбыч районнарыннан, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре-2025» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — КРИСТИНА ГРИБАКОВА.

Туган көне: 17 февраль, 17 яшь.
Кайдан: Мамадыш районының Владимир авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан шәһәренең Адымнар мәктәбенең, 11нче класс укучысы.
Тормыш девизы: «Һәркем үз язмышын үзе булдыра».
Хобби: сноубордта шуа, зур теннис белән шөгыльләнә, китап укырга ярата, инглиз телен өйрәнә.
Ни өчен конкурста катнаша: Әби-бабаларының үткәнен, аларның йола-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертеп, керәшеннәрнең уңган, тырыш, җор телле икәнлекләрен күрсәтү.
Хыялы: Экзаменнарны уңышлы гына тапшырып, югары уку йортына керү, сәяхәт итү.
Матурлык ул...: эчке һәм тышкы матурлык тәңгәллеге.Эчке дөньяң бай булмаса, тышкы матурлык күренми. Чын матурлык эчтән бөркелеп чыгып,күз карашында, үз-үзеңне тотуыңда, эшләреңдә чагыла. Матурлыкны табигать бүләге генә дип әйтмәс идем. Чын матур булу өчен үз өстеңдә дә эшләргә кирә. 
Синең өчен Ватан нәрсә?: Ватан – үзем, әби-бабамнар туып-үскән җир. Ул минем нәсел тамырым, гаиләбез тарихы, халкымның культурасы, һәрвакыт янәшәмдә булып, барлык башлангычларымда ярдәм итеп торучы кешеләр. Дөньяның кайсы гына почмагында булсаң да, ашкынып кайта торган һәм сине һәрчак көтеп торучылар булган, үзеңне иминлектә итеп тоя торган урын. 

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау-2025 фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак


Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев