«Кряшен чибяре-2025» финалисты: Арина Трушова
Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.
Быел конкурсның финалында алты кыз катнашып, «Кряшен Чибяре» титулына ия булу өчен көч сынашачаклар. Алар Мамадыш, Питрәч, Кайбыч районнарыннан, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.
«Кряшен чибяре-2025» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — АРИНА ТРУШОВА.
Туган көне: 13 март, 17 яшь.
Кайдан: Мамадыш районы, Колышчы авылы.
Уку/эш урыны: Түбән Сон мәктәбендә укый.
Тормыш девизы: Ходай биргәненә мең шөкер!
Хобби: спорт белән шөгыльләнү, табигатьтә ял итү, җырлар өйрәнү.
Ни өчен конкурста катнаша: авылының йола гадәтләрен өйрәнү, җыруларын башкаларга күрсәтү, үз-үзен сынау.
Хыялы: тормышта үз юлын табу.
Матурлык ул...: Чын матурлык – эчке дөнья, аның чисталыгы, ихласлылыгы, сафлыгы.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Гаиләм, туганнарым, якыннарым. Туган авылым, туфрагым, газиз йортым, халкым.

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау-2025 фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!
«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак
Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев