Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2025» финалисты: Ангелина Мухина

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.

Быел конкурсның финалында алты кыз катнашып, «Кряшен Чибяре» титулына ия булу өчен көч сынашачаклар. Алар Мамадыш, Питрәч, Кайбыч районнарыннан, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре-2025» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — АНГЕЛИНА МУХИНА.

Туган көне: 11 июль, 25 яшь.
Кайдан: Питрәч районы.
Уку/эш урыны: Лингвистика юнәлеше буенча магистр, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләргә белем бирә, аспирантурага керергә әзерләнә. Төрле иҗади проектларда катнаша.
Тормыш девизы: «Кешенекенә тимим — үземнекен бирмим!»
Хобби:  сәяхәт итү, китаплар уку.
Ни өчен конкурста катнаша: керәшен дөньясында, атмосферасында кайнау. Милләтебез, мәдәниятебез өчен януын, күңелендәге милли хисләрне башкаларга җиткерү, халкыбызга файда китерү. Конкурс үсеш юлындагы зур бер баскыч булыр дип өметләнә. Якты хатирәләр, яңа танышулар көтә.
Хыялы: «Минем хыялым – минем кулда».
Матурлык ул...:  Матурлык һәркайда бар. Аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш. Барыгыз да бүгенге көндәгечә матур итеп яшәгез, белемгә омтылыгыз, гади  булып калыгыз!
Синең өчен Ватан нәрсә?: Туып-үскән җир, әти-әни, әби-бабаларым җире. Әбиемнән беренче тапкыр әкиятләр ишеткән һәм миңа үз фикерләремне, хисләремне, кичерешләремне белдерү мөмкинлеге биргән туган телем. Һәр сүз  мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга бәйләнгән тамырларны, традицияләрне искә төшерә. Ватан - безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез.

19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак

Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев