Красноярскидагы карендәшләребез Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурста беренче урын яулаган
22 февральдә барлык төбәкләрдә дә фронтовик шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар.
Бу көнне Красноярск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Оживая строка» дип аталган ачык әдәби-шигъри фестивале узды. Фестивальдә күп кенә төбәкләрдән муниципаль сайлап алу турларында җиңүчеләр җыелды һәм алар Муса Җәлилнең әсәрләрен яттан сөйләп, тамашачыларга Ватанга мәхәббәт һәм җиңүгә ышаныч белән сугарылган шигъри юлларын җиткерделәр. Фестивальдә катнашучылар арасында төрле яшьтәге талантлы кешеләр булды. Аларның һәрберсе Муса Җәлилнең иҗаты аша сугышның авырлыкларын, патриотизмны һәм халыкның бердәмлеген чагылдырды. Красноярскидагы Пиров районының Комаровка авылыннан карендәшебез Лидия Тараканова да үзенең сигез укучысы белән әлеге конкурста катнашып, талантларын күрсәттеләр.
“Красноярск краенда «Оживая строка» конкурсы инде икенче тапкыр үткәрелә. Быел Красноярск, Ачинск, Норильск, Манск, Пиров, Казачинск районнарыннан да катнашучылар булды. Бик тырыштык, дулкынландык. Шулай да беренче урынны яуладык,” – диде Лидия Тараканова.
Фестивальнең максаты – Муса Җәлилнең иҗатын яшь буынга җиткерү, патриотик рухны күтәрү һәм халыклар дуслыгын ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев