Красноярск краендагы Пировский округының Комаровка авылында яшәүче карендәшебез Лидия Тараканованың тырышлыгы һәм активлыгы чит төбәктә яшәүче халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм үстерүдә мөһим роль уйный.
6 февральдә карендәшебез Лидия Таракановага халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдәге, йола-гадәтләребезне саклап калудагы олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәтен белдерде.
Аңа Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырылды. Лидия Тараканованы әлеге зур бүләккә лаек булуы уңаеннан котлап, киләчәктә дә уңышлар теләделәр, аның эшчәнлеге халкыбыз өчен кирәклеген һәм әһәмияте зур булуын ассызыкладылар. Лидия Петровна үз хезмәтләре белән халкыбызның йола-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калуда зур өлеш кертә.
Нет комментариев