Кр. Баранда «Кар десанты» акциясе узды
«Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Алексеевск районының Кр. Баран авылы мәдәният йорты коллективы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янын кардан чистарттылар.
«Кар десанты» акциясе авыл халкының бердәмлеген һәм үзара ярдәмләшүен ныгытуга да зур өлеш кертә. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, уртак максатлар өчен бергәләп эшләүнең мөһимлеген аңлата.
«Яңа ел башы карлы булды, һәм безнең авыл мәдәният йорты коллективы дус-тату булып, карны чистарту буенча планнан тыш субботникка чыкты. Барыбыз да бергәләп, күтәренке кәеф белән, эшләдек, шул ук вакытта күңелле шаярып, бер-беребезне дәртләндереп тордык. Эш барысына да уңай тәэсир итте, вакыт сиздермичә тиз үтеп китте. Ахырда үз хезмәтебезнең нәтиҗәләрен күрү бик күңелле булды. Мәдәният йорты – безнең уртак йортыбыз», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Венера Анисимова.

Бу – гади генә субботник түгел, ә рухи яктан баета торган, кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыта торган мөһим социаль проект. Кызыл Баран авылында узган бу акция, башка авылларга да үрнәк булырлык, чөнки ул безгә хәтер, хөрмәт һәм бердәмлекнең нинди зур көчкә ия булуын искә төшерә.

Венера Анисимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев