Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кр. Баран авылыннан Анисимовлар гаиләсе «Нечкәбил-2025» конкурсында катнашты

«Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы конкурсы – республикакүләм социаль-мәдәни проект.

Ул Татарстан республикасы Рәисе ярдәме белән 2004 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә ата кешенең абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән..«Нечкәбил» конкурсында законлы никахта торучы, балалары булган һәм Татарстанда яшәүче гаиләләр катнаша.

Шушы көннәрдә, Аксубайда,  республикакүләм ХХ «Нечкәбил - 2025» матурлык, ана һәм гаилә конкурсының зона сайлап алу туры узды, анда республиканың тугыз районыннан: Алексеевск, Чирмешән, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә һәм Аксубай районнарыннан конкурсантлар катнашты.

Һәр катнашучы жюрига үз гаиләсе, аның тарихы һәм йола-гадәтләре турында видеороликлар тәкъдим итте.

 

Алексеевск районыннан Венера һәм Владимир Анисимовлар гаиләсе чыгыш ясады. Анисимовлар – Кр. Баран авылы мәдәният хезмәткәрләре. Алар ике чибәр кыз үстерәләр,  аларда да сәнгатькә мәхәббәт  тәрбиялиләр.

Аларның һәр чыгышы - тамашачы өчен чын бүләк. Алар халык җырларын да, заманча көйләрне дә бердәй осталык белән башкаралар. Анисимовлар гаиләсе – районның, авылның мәдәни тормышында зур роль уйный, аларның иҗаты яшь буында туган якка мәхәббәт уята. Аларның чыгышлары һәрвакыт көтеп алына, чөнки алар сәхнәгә чыкканда, залда бәйрәм атмосферасы урнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев