Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Коронавирусның яңа штаммы барлыкка килгән

Авыру тиз тарала, әмма җиңел уза. Россиядә коронавирусның яңа штаммы – XFG (Stratus) йоктыруның 114 очрагы ачыкланган.

КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Павел Зеленихин әлеге чирнең нинди хәтәр белән янавын аңлатып үткән. Бу хакта «КП-Казань» КФУ медиасы мәгълүматларына таянып яза.

Галим әйтүенчә, XFG штаммы иммунитеттан бик җиңел генә «кача». Шуңа күрә әле күптән түгел генә коронавирус кичергән кеше дә аны йоктырырга мөмкин. Шул ук вакытта ул башлыча җиңел формада уза. Сирәк очракларда гына өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Яңа штаммның билгеләре — ОРВИныкы кебек үк. Тавыш карлыгу төп билгеләреннән берсе булырга мөмкин, ләкин ул кайбер сырхауларда күзәтелми. Зеленихин авыруның беренче билгеләрен сизүгә үк чирләргә тиз бирешүчән кешеләр: пенсионерлар. хроник авырулы кешеләр белән аралашмаска киңәш итә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев