Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Корчай авылында чик сакчыларының еллык очрашуы оештырылды

Бакалы районының Корчай авылында мондый очрашулар ел саен оештырыла.

Май ахырында Бакалы районының Корчай авылы чик сакчыларын җыйды. Бу авыл өчен әлеге традиция ел саен кабатлана. Чик сакчылары өчен бу көн – зур бәйрәм. Алар гаиләләре белән бергә җыелып, табигать кочагында ял итә, күңелле итеп аралаша, җырлар җырлый. Бәйрәмнең иң мөһим өлеше – хәрби монументка чәчәкләр салу. Шулай итеп, чик сакчылары үзләренең хезмәттәшләрен искә ала, аларның батырлыгын онытмый. Авыл клубы җитәкчесе Надежда Пятибратова сүзләренчә, очрашулар символик чик баганасы янында уза. Әлеге багана 2022 елда Никадим Евстафьевич Сидоровның идеясе буенча куелган. 

«Минем ирем дә пограничник иде. Аны да искә алдылар,  веноклар куйдылар.  Халык җыела, эш дип тормый. Чик баганасын куюны да чик сагында булганнар үз өсләренә алдылар. Авылыбызда шундый актив кешеләр булуына күңел сөенә. Татарстанда яшәүче якташларыбыз да  килделәр», – дип өстәде клуб җитәкчесе. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев