Көрәшчеләр Роман һәм Булатның яңа уңышы
Әлмәттә яшьләр арасында республика беренчелегенә үткәрелгән милли көрәш турнирында карендәшләребез Роман Спиридонов һәм Булат Москов үзләренең аеруча көчле булулары белән аерылып тордылар.
Татарстанның атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә оештырылган бу ярышта Роман белән Булат 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә финалга барып җиттеләр һәм беренче-икенче урыннар өчен бил алыштылар. Бу очрашу аеруча киеренке булды, кемнең җиңәсен фаразлавы кыен иде. Ахыр чиктә, Роман бер генә балл өстенлек белән җиңү яулады, ә Булат икенче призлы урынны алды.
Бу турнирда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан (Бугуруслан) шәһәреннән барлыгы егерме бер команда катнашты. Ярышта Әлмәт командасының зур өстенлек белән җиңеп чыгуына карендәшләребез Роман белән Булат лаеклы өлеш кертте.
Әлмәт районының Кәләй авылы егете Роман Спиридонов һәм Зәй районының Сәвәләй авылында туып-үскән Булат Москов хәзерге вакытта Әлмәт политехник техникумында укыйлар. Роман – нефть җайланмалары операторы, ә Булат автомеханик булырга әзерләнә. Кичләрен танылган тренер Фәнил Минһаҗев җитәкчелегендәге көрәш секциясендә шөгыльләнәләр. Бу керәшен егетләре инде күп кенә дәрәҗәле ярышларда җиңүгә ирешеп, Россиянең спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормативын да үтәгәннәр. Көрәш келәмендә генә көндәшләр, ә тормышта аерылгысыз дуслар булган Роман белән Булатка уңышлар гына юлдаш булсын.
Виктор ШАДРИН,
турнир комментаторы.

Фотоларда (сулдан уңга): Роман Спиридонов һәм Булат Москов; егетләрнең көрәш мизгеле.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев