Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 13,4 процентка артачак
Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләде. Татарстанда 2026 елның 1 октябреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең максималь үсеше 13,4 процент тәшкил итәчәк.
Индексация ике этапта узачак: 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән. Тарифларны беренче тапкыр арттыру өстәмә бәягә салым ставкасы артуга бәйле булачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан тарифлар илнең барлык субъектларында да бер үк дәрәҗәдә — уртача 1,7 процентка арта. Көзге арту дифференциацияләнгән һәм төбәккә бәйле була.
Идел буе федераль округында тарифлар иң ныгы Удмуртиядә 15 процентка кадәрартачак. Россия төбәкләре арасында 1 октябрьдән максималь индексация Ставрополь краенда (22 процент), Дагыстанда (19,7 процентка), Тамбов өлкәсендә (17,5 процент), Төмән өлкәсендә (17,2 процент) һәм Төньяк Осетиядә (16,3 процент) планлаштырылган.
Тарифларның минималь үсеше Хакасия һәм Чукотка автономияле округына (8 процент), Бурятия һәм Киров өлкәсенә (8,9 процент), шулай ук Сахалин өлкәсенә (9 процентка) кагылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев