Колбагыштан Валентина Воробьева: «Ирем кызурак холыклы, мин – сабыр. Ә бу тормыш иткәндә бик кирәк»
Теләче районының Колбагыш авылында 50 ел бергә яшәүче Валентина һәм Иван Воробьевларны үрнәк гаилә. Кечкенәдән үк эшләп үскән авыл балалары, шуңа да эштән куркып тормыйлар.
Валентина – Балык Бистәсе районының Үри Чаллысынна, ә Иван Теләче районының Колбагыш авылыннан. Сигез класс тәмамлауга ук механизаторлыкка укыган Иван лаеклы ялга чыкканчы тракторчы булып эшли. Кияүгә чыккач та дәваханәгә санитарка булып урнашкан Валентина исә көн дә биш чакрым еарклыктагы күрше авылга эшкә йөри. Иртән йорт-җир арасындагы барлык эшне дә карап китәргә кирәк. Кайткач та вак-төяк эшнең бетәсе юк. «Кайчан кайтыр икән» дип, ирен көтеп утырмый терекөмештәй җитез Валя, үзе барысына да җитешә.
Балалары Галя, Миша һәм Виктория кечкенә чакта, аларга каенанасы Фёкла күз-колак була. Егерме ике ел бер түбә астында яши алар. Фёкла әби урын өстенә калып, сигез ел ятканда, аны инде үсеп җиткән оныклары үзләре дә караша…
«Каенанам кызып китмәскә, сабыр булырга гел өйрәтә килде, — дип искә ала пенсиягә чыкканчы авылдагы ялгыз карчыкларны караучы социаль хезмәткәр булып эшләгән Валентина. — Иван кызурак холыклы безнең, ә мин — сабыр. Ә бу — тормыш иткәндә бик кирәк нәрсәләр. Бер-беребездән башка бер көн дә торганыбыз юк. Яшь чакта әниләрне сагынсам да, үзем генә китеп, бер кич тә кунганым булмады. Эштән соң, төнлә Иван алып барып кайта иде әниләргә. Шуңа да кызыбыз Галинаның үз авылыбыз, әле алай гына да түгел, күрше егете Валерий Киселёвка кияүгә чыгуына сөенеп туялмыйм».

Егерме өч елга якын авыл читендәге су башнясын карап тора алар. Моңа кадәр көн дә барып йөргәннәр. Башлыча, Иван дәдәй үзе. Авыл җирлеге башкарма комитетыннан бу эшне аңа йөкләгәннәр. Әле соңгы елда гына суны башняга кудыру автоматка көйләнгән. Шунлыктан ике-өч көнгә бер генә барып карап йөриләр хәзер.
Күндәмлек кенә түгел, ә икесенең дә холкы шундыйдыр, чисталык, тәртип яраталар. Авыл читендәге соңгы йорт булгач, җәйгелектә чүп үләннәр басмасын дип, тирә-якны да чабып, тәртипкә китереп торганнар моңа кадәр. Үз турлары аша үтә торган олы юлны күтәртеп салгач, якындагы чачауник читкәрәк күчерелгән, аның тирәсен дә барып чистарталар. Көз-кыш айларында Валентина Воробьева кулына я чигүен, яки бәйләмен ала.
«Чигү үрнәкләрен кайда күрсәм дә төшереп алам. „Туганайлар“ газетасында төрле тәре алъяпкычлары рәсеме чыкты берара. Аларны да күчереп алдым. Чигәргә дә, бәйләргә дә яратам. Күгәрченле бу тәре алъяпкычын әле кыз чакта, моннан 52 ел элек чиккән идем. Хәзер дә чигәм, һәр бүлмәдә — тәре алды. Алардагы чигүләрне алмаштырып, яңартып торам. Үзебезнең Үридән Галина Ивановага да чигеп бирдем. Үзебезнең яндагы чачауникка да ел саен чигүле пәрдә эләм. Аны эләр өчен Иван ике кадак кагып куйды. Кеше чачауникка яулык бәйләп куя, ә мин пәрдә эләм. Сарык йоныннан бәйләгән оекбашлар да күп. Балаларга, оныкларга дип бәйлим. Хәзер кимәсәләр, соңыннан киярләр әле. Кечкенәдән әни кәҗә мамыгыннан шәл бәйләргә өйрәтте. Шәлне башта куян мамыгыннан бәйләдек, аннан каяндыр кәҗә йоны алып кайтып сата башладылар. Куян шәлен — 40, кәҗә йоныннан бәйләнгәнен 60 сумнан җыеп алып китәләр иде Колбагышка төшкәч, каенанам, мине «ул әле шәл дә бәйли» дип, күршеләргә мактап сөйли иде», — дип узганнарны да искә төшерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев