Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Колбагыштан Сергей Макаровка Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды

Быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә.

Карендәшләребез яши торган авылга яки йортка килеп керсәң, үзеңне ниндидер бер бәйрәмгә килеп эләккән кебек хис итәсең. Монда һәрбер кеше, һәрбер йорт, һәрбер урам үзенең тарихы, үзенең җылылыгы белән тулы. Өлкән яшьләрдәгеләргә бигрәк тә кунакчыллык, ихласлык, шат күңеллелек хас. Аларның йөзләрендә һәрвакыт елмаю, күңелләрендә тынычлык, йөрәкләрендә мәхәббәт яши. Озын гомерле булуларының да сере шундадыр — аларның күңелләре һәрвакыт ачык, һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

Бу үзенчәлек 20 сентябрь көнне 94 яшен тутырган Теләче районының Колбагыш авылында яшәүче Сергей Макаровта да бар. Ул — авылның горурлыгы, яшь буынга үрнәк.

Сергей Степанович авылда туып, гомеренең күп өлешен колхоз-совхозда, шактый еллар урман кисүдә эшләгән. Карчыгы мәңгелеккә күчкәнгә җәйгә 4 ел була. Аның йөрәгендә бала хәсрәте дә бар. Олы малайлары яшьтән ук авырып, үлеп киткән. Күршеләре Мария Яковлева әйтүенчә, Сергей Степанович бик акыллы һәм сабыр кеше. Ул төпле әти, кадерле бабай булып гомер итә. Авылда яши, тавыклар асрый, әмма урамга чыгып йөрми инде.

Шәһәргә китәсе килми аның. Улы Пётр һәм килене Люба атна саен кайтып йөриләр, мунча кертеп, таба ашлары пешереп китәләр. Аларның кайтуы Сергей Степановичка зур шатлык. 

Сергей Степановичның тормыш юлы — хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган. Шушы көннәрдә генә Колбагыш авылында гомер итүче тыл ветераны Сергей Степановичка, район җитәкчелеге белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды.

Бу медаль — аның  тырышлыгының һәм туган җиренә булган мәхәббәтенең  билгесе.

Фото: Теләче информнан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев