Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Колбагыштагы карендәшләр маскировка челтәре өчен тасмалар әзерли

Теләче районының Колбагыш (Иске Карабаян) авылында өйләргә җыелып, СВОдагыларга җибәрергә кирәк-ярак әзерлиләр.

Шушы көннәрдә генә Колбагыш волонтёрлары махсус хәрби операциядәге якташларга маскировка челтәре үрү өчен күп итеп тасма-баулар кискәннәр.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, колбагышлылар да ул зонадагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтә. Китапханә салкын булганлыктан, алар әле берсенең, әле икенчесенең өенә җыелып, токмач кисәләр, озак вакыт бозылмый торган камыр ризыгы пешерәләр. Соңгы вакытта маскировка челтәре үрү өчен чимал булган махсус тасма-баулар кисү белән шөгыльләнәләр.

— Бу юлы Юлия һәм Михаил Фёдоровлар йортына җыелыштык. Йорт хуҗалары үзләре, Валентина Воробьёва, Светлана Демидова — барыбыз бергә челтәрләрне тиешле киңлектәге һәм озынлыктагы тасмалар итеп кистек. Челтәрләрне үзебез дә алып чыктык, 3-4 йорттан да китерделәр. Бер көндә әзерләгән тасмаларны авыл җирлеге җитәкчесе килеп алып китте, — дип сөйләде хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе Мария Степанова. — Китапханәчебез, авыл фельдшеры ярдәмчесе Светлана Демидова телефондагы авыл группасына язуга, тизрәк җыелабыз инде. «Артык челтәрләрегезне китапханәгә китереп тапшырыгыз» дип, шул төркем аша әле тагын хәбәр итте ул. Без монда җылыда, үз өйләребездә. Салкын кышта, кыр шартларында дошманга каршы торучы ир-егетләргә азмы-күпме ярдәм итә алуыбызга шатлана-шатлана җыелабыз. «Безнең ярдәмебез аларны дроннар һөҗүменнән, башкасыннан сакласын. Тизрәк тынычлык урнашсын, андагы якташлар өйләренә исән-сау кайтсын», дип тели-тели эшлибез.

Мария Степанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев