Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең җырчы сандугачы Галина Казанцева: «Халык җыруының эче тулы байлык»

Галина Казанцева дип әйтү дә җитә, сүзнең кем турында барганын җыр сөючеләр дә, шулай ук, керәшен дөньясы белән якыннан таныш булган һәркем шунда ук аңлап ала.

Галина үзе хәзерге Тукай районының Керәшен Маҗыны авылы кызы. Аның нәнәсе Анна, әбисе Маурый авылда оста җырчы булып танылганнар. Бабасы, Бөек Ватан сугышыннан I группа инвалид булып кайткан Иван дәдәй үз полкларында башлап җырлаучы (запевала) булган. Галина үзе бәләкәйдән үк нәнәсеннән борынгы көйләрне отып ала. Мәктәпкә укырга кергәч тә авыл клубындагы концертларда катнаша. Җырчы кыз Чаллы мәктәбенең өлкән классларында укыганда да үзешчәннәрнең смотр концертларында, төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулый. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дип икеләнеп тормый, Әлмәт музыка училищесына юл тота. Аннан — Казан дәүләт консерваториясе. Шунда укыган чагында ук җырчы Галинаны М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына чакыралар.

Опера театрында бу керәшен кызының иң беренче роле — Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы төп героиня Алтынчәч. Алтынчәч ариясе белән үк тамашачы күңелен яулаган керәшен кызы Галина театрда төп рольләр башкара: «Кармен»да — Микаэла, «Богема»да — Мюзетта, «Башмагым»да — Сәрвәр, «Наемщик»та — Гөлйөзем, «Кара йөзләр»дә — Галимә, "Баядера«да — Мариетта. Ике дистә ел бу театрда эшләгәндә аның оперетталардагы рольләре дә шактый күп була. Салих Сәйдәшевкә багышлап Казан телестудиясе төшергән телевизион спектакльдә композиторның сөйгәне Гөләндәмне уйный.

Керәшенгә көн килгәч…

Үткән гасыр азагында республика керәшен этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе төзелгәч, Галина Александровна аның советына сайлана. Ул керәшеннәрнең гасырлардан килгән фольклор культурасын үстерү өчен җаваплы итеп билгеләнә. Югары сәхнә культурасына, олы тәҗрибәгә ия җырчы үз халкының онытылып барган җыруларын, биюләрен, йолаларын һәм гадәтләрен саклап калуны максат итеп куя.

1993 елның язында республика күләмендә керәшен халкының фольклор фестивален оештыруда Галина Александровна зур көч куя. Казан циркының тамашчы белән шыгрым тулы булуыннан чыгып та, керәшеннәрнең үз җыру-моңнарына сусаганын аңлап була.

«Шул елдан башлап, республика һәм ил күләмендә унөч фестиваль оештырдым. Ә беренче фестиваль исә республика районнарында керәшен оешмалары төзелүгә дә ныклы этәргеч бирми калмады», — дип узганнарны искә төшерде җырчы Галина.

Республика көннәренең берсендә Үзәк стадион ишегалдында оештырылган төрле милли авыллар күргәзмәсенә килүчеләрне үз зурлыгында ясалган керәшен йорты каршылый. Агач эшен — йорт фасадын, тәрәзә яңакларын, коймаларны керәшен бизәге белән ясауда Тукай районы администрациясе ярдәм итә. Ә күргәзмә өчен аларның барысын да энесе Юрий белән бергәләп коралар.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймив үзе дә тукталды. «О-о, Галина, ничек матур булган» дип сокланып карап торды. Унлап керәшен фольклор коллективы да катнашты. Барыбыз да керәшен киеменнән идек, — дип сөйләде Галина Александровна. — Узган гасыр азагында Татарстан радиосында биш ел буе керәшеннәргә багышланган «Тамырлар» тапшыруы алып бардым. Аның редакторы Елизавета Антонова иде. Бу тапшыруларның башка халыкларга керәшенне танытуда әһәмияте зур булды. «Тамырлар» — халыклар арасында татулык-дуслык урнаштыра, керәшенгә ихтирам уята торган тапшыру иде».

Керәшенчә бормалар белән…

Татарстанның халык артисты Галина Казанцева бүгенге көндә дә керәшенем дип янып иҗат итә. Казан түтиләреннән үзе инде шактый еллар элек оештырган «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле шәһәр һәм республика күләмендәге бәйрәмнәрдә актив катнаша. 

— «Айбагыр» — безнең заманада мөмкин булган кадәренчә, керәшен культурасын күрсәтә торган коллектив. Бүгенге көндә ансамбль чын керәшенчә бормалар һәм керәшеннең үз сөйләме белән, югары дәрәҗәдә өйрәнгән җырларны башкара, йолаларга нигезләнгән фольклор спектакльләр куя. Соңгы елларда керәшен яшьләре сәхнәгә күп чыга башлады. Моңа республикакүләм бәйрәмнәр, шул ук Җөридәге Питраулар зур йогынты ясый. Бай культурабызга карата башка халыкларда уңай фикер тудыруда, үзара дуслыкны ныгытуда алар зур әһәмияткә ия. Керәшен җыруының тамырлары тирән, җырлаганда ул күкләргә менгәндәй тоела. Халык җыруының җаны зур, аның эче тулы байлык, гайрәт, — дип җиткерде җырчы Галина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев