Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә кайбер ырымнар бүгенге көндә сакланган

Әлеге ырымнар гаилә, бала туу, үлем, чир кебек тормышның мөһим вакыйгалары белән бәйле.

Керәшеннәр арасында бүгенге көндә дә сакланып калган кайбер ырымнар бар. Әлеге ырымнар гаилә, бала туу, үлем, чир кебек тормышның мөһим вакыйгалары белән бәйле. Мәсәлән, бала туганда аны күз тиюдән саклау өчен төрле амулетлар куллану, кияү белән кәләшне бәхетле тормыш теләп төрле йолалар үткәрү шундыйлардан. Әлбәттә, замана үзгәрү белән ырымнарның әһәмияте кими бара, әмма шулай да алар керәшен мәдәниятенең бер өлеше булып кала бирә.

Бүсер һәм арпа чирләреннән саклау ырымнары.


Бүсер теле
Шүри бүсер, шүри бүсер,
Шүри бүсер, карт бүсер,
Карт булсаң да ят, бүсер.
Пичкә салдым дүрт икмәк,
Дүрт икмәк пичкә ябышып катадыр,
Шулай ябышып ят, бүсер, -
Пычак белән суярмын,
Чалгы белән кыярмын.

Арпа теле
Берәү, икәү, өчәү - очып китсен,
Берәү, икәү, бишәү - бизеп китсен,
Берәү, икәү, җидәү - җилгә кузгалсын,
Берәү, икәү, тугызау - тузып китсен.
Бер, берәү дә юк, бер, бер дә юк.
Ай кайтсын, көн кайтсын,
(Фәләндәге) арпа иске көйгә кайтсын;
Миннән мидәт булсын,
Синнән сихәт булсын,
Кибәк урнына киптерәм,
Тузан урнына туздырам,
Сары май күк эретәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев