«Керәшеннәр» җыелма КВН командасы – «Каракүз»дә
Хәбәрләр

«Керәшеннәр» җыелма КВН командасы – «Каракүз»дә

Әлмәт шәһәрендә уздырылган «Каракүз» фестивалендәге «Әйдә ШаяРТ» уенында 7 команда көч сынашты.

"Әйдә ШаяРТ" уенында 7 команда катнашты: «Сабалета» (Байлар Сабасы), «Дөбер-Шатыр» (Сарман), «Керәшеннәр» (Казан), «Зыян гына» (КГАУ Казан), «Дилүс улы» (Казан), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы), «Әлмәтләр» (АТЭТ, Әлмәт). Алар «Каракүз» фестивале кубогына ия булу өчен, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты.

«Керәшеннәр» җыелма командасы данын Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков, Денис Михайлов яклады. Соңыннан, Гран-при иясен  (Казаннан «Дилүс улы») ачыкладылар, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең Дмитрий Баранов «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңү яулады. 

10 сентябрьдә Казанның Чулпан мәдәни үзәгендә атар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен  – «Әйдә ШаяРТ!»ның ярым финалы узачак. Анда «Керәшеннәр» җыелма командасы да катнашачак.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев