Керәшеннәр командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярым финалына әзерләнә
7 сентябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярым финалы узачак.
Финалга чыгу өчен 8 команда көч сынашачак: Башкорт лигасының җыелма командасы (Уфа шәһәре), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан), «Дөбер-шатыр» (Сарман районы), «Сабалета» (Саба), «Зыя гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Супер кряшен» (Тукай районы), «Мәхәббәт» ( 2нче гимназия, Яр Чаллы шәһәре).
Аларны 3 этап көтә. Әлеге этапларны уңышлы үткән командалар арасыннан 4есе финалга чыгачак. СҮз уңаеннан, 8 команданың 2се – үзебезнең керәшеннәр. Мәләкәс мәдәният йортыннан «Супер кряшен» командасының бу лигада әле беренче уйнавы. Ә «Керәшеннәр» җыелма командасы инде ике тапкыр «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының чемпионнары булды.
«Уен бик җиңел булмаячак, чөнки көчле командалар күп. Без, үз чиратыбызда, ныклап әзерләнәбез», – дип әйтте «Керәшеннәр» җыелма командасының капитаны Дмитрий Баранов.
7 сентябрьдә, сәгать 18:00 барыбыз да керәшеннәргә җанатарга барыйк, кызлар, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев