Керәшеннәр Илһам Шакировка багышланган фестивальдә катнашты
Хәбәрләр

Керәшеннәр Илһам Шакировка багышланган фестивальдә катнашты

Яңа Бүләктә Илһам Шакировның истәлегенә багышланган «Халык яшәгәндә — Илһам яшәр!» дип исемләнгән концерт-җыр фестивале узды.

Әлеге бәйрәмдә яшь, талантлы башкаручылар белән беррәттән, сәхнә ветераннары да катнашты. Тукай районының Борды авылыннан килгән «Бөрлегән» дуэты, Артем Фадеев (җитәкчеләре — автор-башкаручы Зөлфия Җиһан), Күзкәйдән Илдан Вәлиуллин һәм Иске Абдулдан Чулпан Сафина, яшь җырчылар Зәлинә Шәкирова, Әдилә Ишалина, Амелия Павлова һәм башка артистлар да катнашты.

Кичәдә Илһам Шакиров репертуарыннан урын алган әсәрләр яңгырады. Концерт-фестиваль ахырында барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырып, күмәк җыр башкару белән тәмамланды.

Фото: «Якты юл»

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев