Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшенчә марафонда катнашучылар Казанга җыела

16 апрель көнне Казанда IV «Керәшен марафоны» (Туганайлар марафоны) йомгаклары ясалып, «Түгәрәк яулык» исемле яңа хатын-кызлар берләшмәсенә старт биреләчәк.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә IV «Керәшен марафоны»ның йомгаклау чарасы узачак. Очрашу «Мин — керәшен хатын-кызы» дигән исем астында узачак һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән катнашучыларны берләштерәчәк. Марафон оештыручысы — керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы («ТАТМЕДИА» АҖе филиалы). Проект культураны, йола-гадәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә битараф булмаган хатын-кызларны берләштерде.

11-25 март ВКонтакте социаль челтәрендә оештырган IV керәшен марафонына барлыгы 40 кеше – укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка актив укучылар кушылды. 

Марафон Россиядә халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Катнашучылар керәшеннәрнең гасырлар буе килгән гореф-гадәтләре, республика халкының Ватанны саклаудагы өлеше, хезмәт батырлыклары, милләтара татулык һәм үзара ярдәм үрнәкләре, шулай ук тарихи хәтер бүгенге көндә кешеләрне ничек берләштерүе турында материаллар бастырдылар.

Очрашуда кунакларны онлайн-марафонга йомгакларын ясау; хатын-кызның халыкның мәдәни кодын саклаудагы роле турында дискуссия; танылган керәшен хатын-кызларының чыгышлары; иҗат номерлары; фикердәшләр түгәрәгендә тере аралашу көтә.

Бу көн керәшен хатын-кызларының «Түгәрәк яулык» берләшмәсенә старт бирү буларак та тарихка кереп калыр.

«Түгәрәк яулык» — керәшен хатын-кызларының традицион костюмында 40×60 см зурлыгындагы дүртпочмаклы яулык (баш бөркәвече). Исеменә («түгәрәк яулык») карамастан, ул дүртпочмаклы формага ия. Маңгай өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак фонда кызыл һәм кара җеплер белән чигелгән, борынгы символлар (ромблар, тормыш агачлары, сигез очлы бизәкләр) төшерелгән бу баш киеме беренче баласы туганчыга кадәр яшь киленнәр тарафыннан саклагыч буларак кулланылган, башка бөркәнелгән. Ул сихри көчкә ия дип саналган.

Фотода III Керәшенчә марафонда катнашучылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев