Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә сөлге җыю йоласы башкарылды

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында сөлге җыю күтәренке кәеф белән үткән.

Тройсын бәйрәме өчен бүләк җыю – борынгы Һәм иң матур йолаларның берсе. Ул Керәшен Сәрдәсендә 30 майда узачак. Буыннан-буынга күчеп килгән бу йола – бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

«Мәдәният хезмәткәрләре, авыл балалар белән берлектә, Тройсын бәйрәменә бирнә җыйдык. Авыл халкының матур итеп, теләкләр теләп каршы алуы бәйрәм кәефе өстәде. Бирнә җыю, зур оешканлык белән, озак вакытлар олысы-кечесенең күңелендә калырлык булып үтте», – дип яздылар Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортыннан.

Фотолар: Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев