19 майда Керәшен Сәрдәсе авылында «Бакча — буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән проект кысаларында агач үсентеләре утыртылды.
Бу чара сугыш корбаннарын хөрмәтләү, аларның батырлыгын онытмау һәм киләчәк буыннарга тыныч тормыш бүләк иткәннәрен искә алу максатыннан үткәрелде.
«Утыртылган һәр агач үсентесе – безнең тынычлык өчен көрәшкәннәргә булган хөрмәтебезнең һәм рәхмәтебезнең символы булып торачак. «Бакча — буыннар бәйләнеше» проекты исә, яшь буынны тарих белән бәйләп, аларны Ватанны яратырга, үткәннәрне хөрмәт итәргә өнди», – диде мәдәният йорты хезмәткәре Айдар Маннапов.

Айдар Маннапов фотолары.
Нет комментариев